ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
6 август көнне, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе,   юристларлар  белән берлектә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. 

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Борды авылында гомер итүче Андрей Петрович белән Анна Михайловна Головиннарның  гаиләсенә  , биш балага гомер биреп, аларны күзле-башлы иткән, матур тәрбия биргән әлеге парларга районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина   «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бергә чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да Андрей Петрович, Анна Михайловнага барлык авыл халкы исеменнән җылы теләкләрен әйте,аларга исәнлек,озын гомер теләде.
2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды узачак.  

 Күчтәнәчләр,яңа газета-журналлар алып Гыйльманова Мәрьям апа янына бардык.Ул сугыш вакытында һәм хәзер ничек яшәгәнен сөйләде.Аңа 90 нчы яшь.Кеше белән аралашырга бик ярата.Ул безнең килүгә бик сөенде . Безне бик шатланып,канәгатьбулып озатып калды. 

Тукай  районы басуларында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уртача уңыш бер гектарга 23,2 центнер туры килә. Барлык мәйданның  15 процентында иген уңышы җыеп алынды.

 

 

  Сәмәкәй авыл  китапханәсендә     У.Имәнигә- 230 ел тулу уңаеннан    “Заманның мөһим  билгеләре” дигән китап күргәзмәсе оештырдылар

1август көнне    "Гиндукуш" музеенда "Онытылган сугыш"исеме астында беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган музей дәресе үтте.Анда  кунак булып әтисе шушы сугышта катнашып, авылга яраланып кайткан Зөфәр абый да чакырылган иде. Ул әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.  

 

Айназ Әхмәтҗанова(Биклән авылы) «Сәләт-Раушан» лагерендә булып кайтты. Лагерьнең бер көне....

«Сәләт-Раушан»да үткән һәр минут минем йөрәктә мәңгелек урын алып, кабатланмас кичерешләр бүләк итте. 

 

Район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев җитәкчелегендә авыл яшьләре, мәдәният хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында ришвәтчелек турында сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International