"Бригантина" агитбригадасы"Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында мәктәпләрдә булды һәм үзенең сәламәтлек агачы ботакларының яфрак(кулчыклар) яруларын күзәтте. Анда һәрберсең исеме язылачак
Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр “Трактор-прицеп“ шартлы исеме астында операция оештыра.
18 июнь көнне Мусабай Завод авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре лагерь җитәкчелеге белән берлектә “Табигатькә сәяхәт” исеме астында “Ак каен” балалар лагере белән табигатькә чыктылар. Анда дару үләннәрен танып белү,аларны җыю оештырылды. Балалар күп дару үләннәрен таныдылар һәм җыйдылар. Чара бик күңелле утте.
Шилнебаш авыл китапханәчесе Бариева Нурзиля Нигъмәт кызы белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дёмина Наталья Николаевна уенда алып баручылар булдылар. Җиңүчеләргә Урман патшасы истәлекле бүләкләр тапшырды.