ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга

18 нче июнь көнне  Яна Бүләк авыл китапханәседә  мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән “Әбиләр һәм бәбиләр”дип аталган конкурс узды.  

19 июнь "Бригантина"  агитбригадасы"Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында мәктәпләрдә  булды һәм 200 баланың кулларга язылган бәяләмәләрен,фикерләрен алып кайтты. Анда   наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрнең тормышта нинди эз калдырулары, аларны кулланучыларны киләчәктә ни көткәнен аңлату турында фикерләр бар иде,алар барысыда "сәләмәтлек" агачында урын алачак 

Калмаш мәктәбендә  «Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында  ачык һавада Күңелле стартлар узды,анда укучылар "яшеренгән язуларны" эзләделәр. Биремне барысыда үтәде,ә "Кыюлар" төркеме җиңүче булды.   

 Комсомоль поселогында 35 баланы берләштергән«Ромашка»   лагере  эшләп килә.Тәрбиячеләре  Кузнецовой Ф.Ф. һәм Юнусовой Г.Л.,  спорт инструкторы Лобовой О.В.,лагерь башлыгы  Зиннурова Н.Н. алар белән күп төрле  чаралар уздыра. 
Калмия «Кояшкай»лагерендә Минзәлә һәм Яр Чаллы шәһәрләренә сәяхәтләр булды. Алар туган як һәм шәһәр тарихы музейларын,андагы серләр телән таныштылар. Барысы өчен  да бик файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар   алдылар.  

Җәйге матур ,кояшлы көннәр Теләнче- Тамак авылы  “Ак чәчәк” балалар бакчасында йөрүчерәр өчен үзенең бөтен мөмкинлекләрен ачты, балаларны   рәссамга әйләндере. Алар тырышлыгы белән    бакча яны асфальте матур бер әкияти  паласка әйләнде.

    Шильнебаш авылы «Забава» лагере балалары Иске Абдул авылына     батырлык  музее «Гиндикуш»ка экскурсиягә бардылар һәм "Сугыш һәм балалар" дигән  дәрестә булдылар  .  Бу тукталышта балалар хәрби  коралларны күрделәр, геройлар исемнәре белән таныштылар,күп төрле  мәгълүмат алдылар.  Бу чара  сугыш башланган көнне,аның  кайтавазын  ,сугышта шәһит киткәннәрне   искә алу, патриотик хис тәрбияләү максатыннан уздырылды. 
 

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
  "Березка"  балалар бакчасының чыгарылыш кичәсенә  бик күп кунаклар килгән иде, алар арасында:  ата-аналар, "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе  - Имамов Р.Х., авыл җирлеге башлыгы - Фазулзянов М.Г.,  мәктәп директор   - Махмутов Б.Г.,   башлангыч класс укытучысы  - Альмухаметова С.Ф.  .Килгән кунаклар балаларны , әти-әниләрне бәйрәм белән котлады , истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов  бакчага электрик плитә бүләк итте. 
         
Круглое Поле  авыл җирлеге Сабан туена 2000 якын кеше җыелды.   Поселок халкы, килгән, кайткан кунаклар төрле конкурсларда катнашты, берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты, гомумән, рәхәтләнеп күңел ачты.Сабан туй батыры - Гизатулин Рафаиль Илгизәр улы    булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International