“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Р.Ф.Ахметова "Наркотикларны кеше сәламәтлегенә зарары" дигән әңгәмә үткәрде
Тыл ветераны Юнусова Саимә апага 23 май көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәния Әнәсовна килделәр. Саимә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)
24 май көнне Түбән Суык-Су урта мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучылар тарафыннан концерт-монтаж әзерләнде. Аларны котларга районнан Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Хузягалеева Л.Н. килде. Тубән Суык-су авыл җирлеге башлыгы урынбасары укучылырга изге теләкләр теләде, ата-аналар комитеты рәисе укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм азагында Түбән Суык-Су мәдәният йорты директоры Сайфуллина Ландыш Ахатовна узенең матур җырларының берсен бүләк итте.