23 май көнне Бәтке авыл китапханәсендә китапханәче Романова Т.Н. , китапханә мөдире Лысанова Г.И. тарафыннын башлангыч сыйныфлары өчен «Мурзилка» журналының 90 еллык юбилеена багышланган чара уздырылды. Чарада китап күргәзмәсе оештырылган иде, төрле ярышлар уздырылды.
23 нче май көнне Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә 12-15 яшьтәге балалар белән “ Афәт килмәсен диеп ”дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Клуб мөдире Низамова Зилә наркотикларның зыяны турында сөйләп үтте. Кипапханәче Алсу Гарипова балалар арасында“ Предрасположен ли ты к наркомании» дигән тест үткәрелде. Соңынан тест нәтиҗәләре белән үзара фикер алышу булды.
Район спорт мәктәбе Беренчелегенә 1997-98, 1999 елгы һәм аннан да яшь булган яшьүсмерләр арасында футбол буенча ярышлар узды.Ярышларда баллар җыеп: 1 урынны- Мәләкәс төркеме (тренер Артемьев В.И.), 2нче урын-Биклән төркеме, (тренер Исмагилов Р.М.), 3 урынны- п.Новый поселогы төркеме яулады. (тренер Назмиев И.Ш.) яулады.
24 май көнне үткән "Күңелле ярышлар" бәйгесендә районның төрле оешмаларыннан профсоюз членнары катнашты. Күңелләре күтәренге бу тынмас җаннар арасында түбәндәге кешеләр бар иде :Җиһангиров Артур Ринат улы ( районның юристы ), Фәрдеева Миләүшә Хәйдәр кызы (район шифаханәсенең шәфкать туташы, Вазеева Айдылу Дефар кызы ( яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге ), спорт мәктәбеннән: укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәләхова Әлфира Фәйзерахман кызы ,инструктор- методист Гаязова Эльвира Фәрәхетдин кызы ,тренер-укытучы Шундрин Анатолий Вячеславович .