ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе

 

17 нче май көнне  Круглое Поле мәктәбендә  өлкән  сыйныф укучылары  ярдәмендә 5-8 нче сыйныф укучылары  арасында  “Аҗаган” хәрби –патриотик уены үткәрелде. Командалар тарафыннан  төрле  танып белү билгеләре ,  уенның юнәлеше эшләнелгән иде. Иң кызыгы флаг табу иде, аны “Яшелләр” клмандасы тапты. Укучылар физкультура һәм  хәрби тематикага торетик материалны белү, сикерү, шаянлык үәм тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда  барысы 450 кеше катнашты,шул исәптән :18 делегат  чит илдән,62 кеше Россия төбәкләреннән (татарлар яшәгән һәр төбәктән диярлек) . Безнең муництпаль районнан бу форумда ,  район "Ак калфак" оешмасы рәисе Гарипова Резеда катнашты . Район исеменнән  хәзерләнгән татар халкының яраткан  чәк-чәге Белорусия җирлегенә бүләк ителде.  
19 май көнне район халкын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итте. Республиканың баш прокурорына ул көнне барлыгы 19 мөрәҗәгать булды. Кабул итүгә райондашлар шәхси сораулар белән дә, коллективлар белән дә килгәннәр иде.  
Теләнче- Тамак«Акчэчэк»   балалар бакчасында матурлык илендә яши.   Бакча хезмәткәрләре ,Әти-әниләр ярдәме белән уен мәйданчыкларын җәйге чорга әзерлек  эшләре башланды."Ак чәчәк»  балаларр бакчасында  матурлыны күрә дә ,аны саклый да беләләр. Кечкенәләр төркеме уен мәйданчыгын матурлау өчен,тал чыбыгыннан читән ясадылар.Уртанчылар төркеме ата-аналары да уен мәйданчыгын  әзерләүдә актив катнашалар. Мәйданчык уртасында “Шаян песи” басып тора. Ул бакчага килгән барлык кешеләрне дә елмаеп каршы ала.
  Мәйданчыкны бик матур итеп киенгән “Матрешка” бизәп тора.




Хатын-кыз эшлэсэ барысында булдыра! .Новотроицкое авылы"Ромашка"балалар бакчасы хуҗабикәләре үз куллары белән бакча тирәсен төзекләндерделәр. Алар игәнәчеләр Андрей Георгиевич һәм Александр Анатольевич бүләк иткән штакетниклардан койма кордылар. Хатын-кызлар-молодцы, Игәнәчеләргә -рәхмәт!
Солдат озату кичәсе Княз авыл җирлегендә гадәткә керде. 

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Атналык киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне   муниципаль район башлыгы  Хаҗиев В. Г. алып барды. 

14 май көнне Яр Чаллы шәһәренең  Строитель стадионында 14 мәктәп  катнашында   1997 – 1998, 1999 – 2000 елгы яшьүсмерләр    арасында район Беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды.162 кеше катнашкан бу ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 

  

Княз мәдәният йортында "Шәхеризада" үзенең яңа программасын күрсәтте
19 майда пионер оешмасына 92 ел тулды.
Бу көн әйдаманнарга, балалар хәрәкәте остазларына гына түгел, ә бүгенге көнгә кадәр балалар оешмасында эшләүчеләргә дә бик якын һәм кадерле.
  Ул бала чакларында пионер булган өлкән буын кешеләренең дә күңелендә. Тукай районында балалар оешмалары белән эшләгән хезмәттәшләребезгә  , үсеп килүче буынны Ватаннарына тугрылык рухында тәрбияләүгә фидакарь, риясыз иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Аларга иминлек, нык сәламәтлек, озак елларга бетмәс-төкәнмәс көч телибез Бәйрәм белән сезне өлкәннәр!. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International