ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

7 мая 2014г. Яр Чаллы  шәһәренең ял паркында Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтү кысаларында  җиңел атлетика буенча район Беренчелеге һәм  Чемпионатына  ярышлар узды.  Ярышларда  76  кеше катнашты ,ир-атлар һәм егетләр2 км ,ә хатын-кызлар1 км арада йөгерделәр .Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 

Түбән Суык- Су авылы укучылары (7 нче класс ) әти-әниләре ярдәме белән Казанда экскурсиядә булып кайттылыр.
 Интернет-олимпиада
  

17.05.2014 көнне "Үзеңне күрсәт" дигән математика буенча интернет- олимпиада башланды. Декабрь аенда катнашкан 8нче сыйныф укучылары Вилданова Адилә, Валиева Рузилә, Калимуллина Илсинә, Отарбаев Эриклар бу интернет-олимпиадада тагын үзләренең белемнәрен сынап карыйлар.Уңышлар теләп калабыз аларга. (Укытучылары Гараева Р.М.)
16 май көнне  Яр Чаллы шәһәренең  янгыннан саклану  бүлекчәсе горнизонында Яшь янгын сүндерүчеләр  арасында  ярышлар узды. Бу ярышларда Кнәз мәктәбеннән   Белов  Владимир ,  100 метр каршылыклар куелган араны  тиз арада үтеп ,2 нче урынны яулады. 
15май көне Гаилә көне  уңаеннан Бәтке   урта мәктәбенең , педагог-психологы  Мохото А.Г . ,"Лидер»балалар ошмасы   җитәкчесе , хореограф Смирнова Е.А. һәм педагог-оештыручы Гөлүсә Гайнетдинованың уртак көче белән  төрле ярышлар оештырылды. 
  Бәтке мәктәбендә  башлангыч сыйныфлары арасында Бөтендөнья  ышыныч телефоны көне уңаеннан ,класс сәгатьләре уздырдылар. . Бу чараны уздыруда педагог- оештыручы һәм 8 класс укучылары Гатина Лейла һәм Пасмурова Аделина ярдәм иттеләр,алар укучыларга чара ахырында ышыныч телефоны турында  белешмәлек  тараттылар. 
9 Май көне уңаеннан Бәтке мәдәният йортында ватанны саклаган, фашист золымыннан йолып калган батырлар истәлегенә багышланган бәйрәм митингы үтте. Бәтке урта мәктәбенең VIIIА, VIIIБ сыйныфы укучылары җитәкчеләре Гөлсинә Якупова, Рәмилә Шәрәпова һәм педагог-оештыручы Гөлүсә Гайнетдинованың уртак көче белән сугыш һәм тыл ветераннарына әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.  
Күзкәй авыл клубы тирәсе бу иртәдә гөр килә иде инде. Табаларда коймак пешә, чәй кайный, тирә-якка ямь биреп музыка агыла. Бу истәлекле көнгә укучылар, авыл үзешчәннәре көче белән зур концерт әзерләдек.

  
Районның картлар һәм инвалидлар йортында да күп корбаннар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки алар янына бәйрәмнәрдә кунаклар килә, рәхәтләнеп концертлар карыйлар. Бу юлы да шулай булды. Картлар йортында гомер кичерүчеләр янына Әлмәттән «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыятенең «Яз» Хәйрия оешмасы вәкилләре килде.  
2014 елның 15маенда  районның яшьләр бүлеге, Ерыклы авыл мәдәният йортында яшьләр оешмалары лидерлары белән җыелыш уздырды. Анда Бетьки , Биклән,Иштиряк, Круглое Поле,Мәләкәс,Түбән Суык-Су авыл җирлегеннән лидерлары катнашты һәм эшлекле  сөйләшү  булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International