Халыкара гаилә көне уңаеннан районда күп төрле чаралар узды: гаилә көннәре ,иҗади гаиләләрне билгеләү, гаиләләр арасында спорт ярышлары, рәсем - шигырь бәйгеләре, һ.б.
Түбән Суык-Су авылында Миннебаевлар гаиләсе Мәгъсумҗан абый һәм Миннегаян апаларның бергә тормыш коруларына 60 ел булу тантанасын билгеләп үттеләр
14 май көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә Мәдәният елы кысаларында өлкән буын мәдәният хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклашу кичәсе узды Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.