ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре бүген тулы куәттә дәвам итә. Укуларын тәмамлап, авылга кайтып, үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь райондашларыбыз да аз түгел монда.
 – Хуҗалыгыбызда 30 яшькә кадәр булган яшьләр шактый. ("Якты юл"газетасы битләреннән)
13 мая  көнне Княз мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Анда  начальник ГИБДД Тукаевского района Ганиев Ш.М., психолог «Шафкатъ» Закирова Э.Т.  катнаштылар. Түбәндәге мәсҗәләләр каралды: балаларның җәйге ялын оештыру, профилактик чаралар, юл кагыйдәләре ;подросток и суицид.;профилактика жесткого обращения с детьми в семье. Детский телефон доверия  ;укучылар арасында  аттестация уздыру. )  
  Княз  мәктәбендә  ата-аналар өчен балалар иҗат күргәзмәсе оештырдылар. Мәктәп директоры  Салахова Л.Р. ата-аналарга район күләмендә үткән күргәзмә нәтиҗәләре  буенча   муниципаль район башлыгы Хаҗиев В. Г.  исемннән рәхмәт  сүзлзре җиткерде һәм    сертификатлар тапшырды
Язның бер көне - ел туйдыра!Борды мәктәбендә бакчада язгы эшләрне башлап җибәрдек.Суган, кишер, чөгендер утырттык.
Район Сабан туе 7 июньдә үтә
Район башлыгы Васил Хаҗиев милли бәйрәмебез Сабан туена әзерләнү аны үткәрү турында карар кабул итте. Шулай итеп, быел район Сабан туе 7 июньдә, шимбә көнне, элеккечә үк Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә узачак, ә авылларда 8 июнь көнне үткәреләчәк.
 Түбән Суыксу авыл җирлегендәге: Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай авыллары зиратларын чистарту өмәләре узды. Җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов, авылның ветераннар советы белән оештырылган өмә 3 көн дәвам итте. Авыл халкы зиратлардагы корыган агачларны кисеп яндырды, корыган үләннәрне җыеп-түкте. Зиратларның һәркасында мәңгелек йортта үзеңне тоту кагыйдәләре язылган алтакталар урнаштырылды.   
Республикада «Бердәм Россия» сәяси фиркасе башлангычы белән «Безнең кадерле ветеран» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул больницаларда сугыш һәм тыл ветераннарына аерым уңайлыклар тудырылган палаталар булдыруны күздә тота. Әлеге җәһәттән район больницасы бүлекләрендә дә ветераннар палаталары оештырылды, өлкәннәргә аерым өстенлекләре булган бүлмәләрне беркеттеләр. Биредә юыну, гигиена бүлмәләре, телевизор бар.
9 Май – Бөек Җиңү көнендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев район больницасында булып, биредә дәвалану курсы үтүче тыл ветераны Закирҗан ага Гыйззәтуллинның хәлен белде, олы бәйрәм уңаеннан җылы котлауларын җиткереп, күчтәнәч – азык-төлек җыелмасы тапшырды.
   Барлык хуҗалыклар оештырылган төстә чәчү эшләре алып бара. Алар арасында “Чаллы яшелчәсе”, “Гигант”, “Биклән”, “Камский”, “Алмаз” хуҗалыклары язгы сабан культураларын 100 процент чәчеп бетергән. “Вилданов”, “Тукай азык-төлек корпорациясе”, “Ярыш”, “Кама Бекон”, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар язгы культураларны чәчүне бүген тәмамлый. Монан кала, “ . “Чәчү генә аз, игенне үстерү, саклап калу өстендә дә шактый эш алып барырга кирәк.   
 Әҗмәкәй авыл җирлегендә Черноболь  фаҗыйгасын юк итүдә ярдәм итүче  иптәшләрнең өйләрендә булдылар һәм бүләкләр тапшырдылар 
 

“Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  – шәһәрдәге иң бай тарихлы предприятиеләрнең берсе. Быел  коллектив 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә “Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  азык әзерләү һәм сәнәгать дәрәҗәсендә ашлык эшкәртүдән тыш, катнашазык та җитештерә.

Агымдагы елның апрелендә биредә яңа катнашазык заводы сафка басты. 

Якын киләчәктә предприятиене техник яктан яңарту, куркынычсыз хезмәт шартлары белән тәэмин итү , заман таләпләренә җавап бирә торган һәм әйләнә-тирә мохитка зыян китерми торган куәтле җайланмалар белән җиһазландыру планлаштырыла.

Заманча җитештерү процессының катлаулылыгы хезмәт куркынычсызлыгына комплекслы якын килүне таләп итә. Бу шартларда предприятие бик күп мәсьәләләрне хәл итә. Моңа эшчеләрне хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, махсус эш киемнәре һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, җитештерү процессының куркынычсызлыгына ирешү, эшчеләргә, белгечләргә хезмәт куркынычсызлыгы турындагы инструкцияләрне җиткерү һ.б. керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International