ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Югары Байлар авылы оныклары бертуган Ильдар һәм Илгиз Мәүҗиевлар хәрби хезмәтләрен үтәп әби-бабаларын һәм туганнарын сагынып күрешергә кайттылар. Кунакка кайтучы егетләребез Армия хезмәтен үтәргә китуче Ильназ Нурмухаметов һәм Айдар Хаматзянов белән очрашып ,аларга үзләренең үгет – нәсихәтләрен бирделәр. Очрашуны авыл китапханәчесе Гөлсинә Хаҗеева оештырды.

 


16
май, 2014 ел
җомга

15 май көнне  гаилә көне уңаеннан ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Э.Р. Һәм  Түбән Суык-Су авыл җирле башлыгы Сайфетдинов  Наис Миргасимович Югары Суык-Су авылында яшәүче Мәгсүмҗан Һәм Миннегаян Миннебаевларның  гаилә корып яшәүләренә 60 еллык юбилейлары белән тәбрикләргә бардылар. Юбилейлары белән котлап бүләкләр тапшырдылар.Миннебаевлар гаиләсе 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.  

 

Тлянче- Тамак авылының  иң өлкән кешеләренең берсе Хәкимуллина  Фатыйма Хәкимулла    кызы 14 майда  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Фатыйма  әбине  ихтирам итеп,олылап юбилее белән котларга, Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова һәм Тләчнче Тамак авыл  җирлеге рәисеРамиль Шарифҗан улы   җылы котлауларын һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.  

 Новотроицкое  авылында гомер кичерүче Борханова Фатыйма  әбигә 90яшь тулды. Аны котларга  район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция   һәм авыл җирлеге башлыгы Волкова Рима   килделәр, Фатыйма әбигә Россия Президенты Владимир  Путиннның котлау  хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар,исәнлек ,тыныч картлык теләделәр. 
Фәхрия Шәрифҗан  кызы Мусинаны  90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Әхметова Люция Хак кызы, Княз авыл җирлеге Башлыгы Белова Т. И. . килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды.
 Ибаева Анна Антоновынаны   90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Хаҗиев Василь Гариф улы, Мәләкәс  авыл җирлеге Башлыгы СМифодеев М. В.  килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды. 
 15 май көнне гаилә көне уңаеннан Күзкәй авыл китапханәсендә “Мәхәббәт җимешләре” дип исемләнгән,яшь әниләр белән очрашу- кичә уздырылды
   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, республика буенча чәчү 1,3 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 77 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары- 932,1 мең га, бодай - 402,6 мең га, борчак 51,6 мең га мәйданда чәчелгән. Республика районнарында арпа чәчү төгәлләнде (383,2 мең га).

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә15 майда "Гаилә көне" уңаеннан чаралар узды. 

Княз авыл җирлегенең Татарстан поселогы китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган”Минем гаиләм- минем шатлыгым” дигән  бәйрәм узды. Бәйрәмгә китап укырга яратучы гаиләләр чакырылган иде. . 6 класс укучылыры арасында турнир уздырылды,шулай ук “Шәҗәрәләр”  күргәзмәсе дә оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International