Югары Байларда 9 нчы май бәйрәменә килә алмаучыларның өйләренә бардылар.
.jpg)
8 май көнне Түбән Суык-Су авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Башта һәйкәл янында авылсоветы рәисе Сайфетдинов Наис Миргасимович ветераннарыбызны котлап китте. Аннан балалар белән әзерләгән монтаж булды, һәйкәлгә чәчәкләр куелды, 1 минут тынлык ясалды. Соңыннан ветераннарыбызны җыеп авыл клубында әзерләнгән чәй өстәленә алып кердек, солдат боткасы белән дә сыйландылар.