.jpg)
8 май көнне шул уңайдан, авыл клубына очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Сәдриев Хисаметдин Кыям улын һәм тыл ветераннарын чакырдык. Аларга чәй табыны әзерләдек. Олыгайганнар инде, сугышта күргәннәрен әле һаман тыныч кына сөйли алмыйлар. Ветераннарны котларга Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы М. Г. Фазулзянов һәм депутатыбыз Р.Р. Галиуллин бүләкләр белән килделәр.