ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

Комсомол мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары Сыйразовой Х.Г. җитәкчелегендә  проекте «Специалист» дигән Бөтенхалык проектында катнаштылар. Бу эрудит-марафонда укучылар  математика, рустеле һәм әдәбияте, тирә-юнне танып белү фәннәре буенча эшләр башкардылар.  Алар иҗади уңышлары өчен  сертификат һәм наклейкалар белән бүләкләнделәр. Проект-мониторинг  конкурсны үткәрүдә ярдәм иткән өчен җитәкчеләре  Сыйразова Х.Г«Эму – Специалист 2014»грамотасы белән бүләкләнде. 


Районда табигатьне саклау һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү максатында агач утырту өмәсе үтте. Акция кысаларында район авылларында барысы 3800 төп нарат, 2000 төп чыршы, 50 төп каен үсентесе утыртылды. Яшь агачлар белән Алабуга урманчылыгы тәэмин итте.   

5
май, 2014 ел
дүшәмбе

 Комсомолец поселогындагы “Петушок” балалар бакчасының оешып, эшли башлауына 30 ел.  1984 елда ачылган бу бакчаны котларга бик күп кунаклар килгән иде.  

 Сәкина Хәсәк кызы Зиятдинованы   90 яшьлек  гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы  урынбасары Әхметова Люция Хак кызы,  Биклән  авыл җирлеге Башлыгы Сәхбеев М. Ш.  килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды.
Район ветераннар Советы- Бөек Җиңүне каршылап күп эшләр башкара. 

5 май  көнне Тукай  муниципаль районы башлыгы Хаҗиев Вәсил  Гариф улы  рәислегендә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләле башлыклары,  эре шәхси эшмәкәрләр катнашында киңәшмә үткәрелде. Район  башлыгы  9 май бәйрәменә әзерлек, чисталык икеайлыгы вакытына билгеләнгән эшләр, язгы чәчүгә  кагылышлы темаларны яктыртып, җитәкчеләр алдында торган бурычларны атады, 

  Агафонова Елизавета Ивановнаны    90 яшьлек  гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы   Хаҗиев Василь Гариф улы,    Кече Шильнә  авыл җирлеге Башлыгы Харитонов Г. Н. .  килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды. 
Балалар иҗаты сокландыргыч булды! 

29 апрель көнне Җиңү бәйрәме уңаеннан  Мусабай Завод авылында оештырылган “Сыналган сабырлык” исемендәге очрашу - кичә узды. Чара сугыш кырларын кичеп, безгә җиңү алып кайткан Мәрьям апа Солтановага багышлап оештырылды.  Кичә олы кызы йортында, китапханә мөдире Тәхәвиева Флүзә оештыруында һәм алып баруында  узды. Якты бәләкәй генә  кунак бүлмәсе кунаклар, туганнар  белән тулды. Күзләр медаль-орденнарын таккан, ак яулык бәйләгән Мәрьям апада булды. Күңелләребез белән хәтере яхшы булуына хәйран калып, сокланып утырдык. 

 Казан шәһәрендә "Ялкын" журналы үткәргән  мастер-класс "Шигрыять"  кичәсендә Кече Шилнә мәктәбеннән "Садриева Резеда һәм татар теле һәм әдәбияте укытучысы  Исламова З.Н.  катнаштылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International