ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Әҗмәкәй авыл җирлегендәге бюджет оешмалар, «Гигант» хуҗалыгы эшчеләре, кибет хуҗалары, «Тамерлан» идарәче компания хезмәткәрләре, Яңа поселогында, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында яшәүче барча халык өмәгә кузгалган иде. Берничә сәгатъ эчендә эшләнгән эш нәтиҗәсе булып оешма территорияләре, парклар, урамнар чистарып калды. Әҗмәкәй авыл җирлегендә    (Новый, Әҗмәкәй, Иске Гәрдал,Яңа  Сарайлы  авылларында) халык  өмәдә бердәм эшләде.  
14  апрель көнне   Княз мәдәният йортында  башкорт драматургы   Наиля  Гаетбаеваның    «Алыш - биреш, яки  синнэн – фатир,  миннэн  -  ир»  спектакленең  премьерасы булды.  Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ялкын»    (җитәкчесе Разина  Аитова)  төркеме  бу спектакельне  уңышлы гына башкарып чыкты.  

 


18
апрель, 2014 ел
җомга
Шилнебаш авылында  яшьләр белән очрашу узды.  булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров,   авыл җирлеге башлыгы Гончарова Ольга Анатольевна  катнашты. Лидер итеп Атаманов  Павел  Евгеньевич сайланды  һәм ул бернче эш итеп , барлык яшьләрне өмәдә катнашырга чакырды.   
Хакимият башлангычы белән районда яшьләр белән очрашулар дәвам итә.  Әлеге очрашуларның чираттагысы Яна Буляк авылы китапханәсендә булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров,   авыл җирлеге башлыгы Мансур Сагетдинов Сәхәбетдин улы катнашты.
Очрашуда Илнур Гәрәев яшьләрне кызыксындыра торган проектлар, яшь гаиләләр өчен бәйгеләр турында сөйләде. Лидер итеп - Мингалиев Ринат  Дилшат улы сайланды. 
Теләнче Тамак авылында  яшьләр белән очрашу түгәк өстәл артында узды.  булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров,   авыл җирлеге башлыгы Нәҗметдинов Рамиль Шәрипҗан улы катнашты.
  Лидер итеп - Гильмияров Ильназ Рафис  улы сайланды.

Габдулла Тукайның тууына  128 ел булу уңаеннан Круглое Поле «Юность»  мәдәният йортында китапханә белән берлектә әдәби  - музыкаль кичә узды.Элеге кичәгә  укучылар  шигырьлэр ятлап,рәсемнәр ясап килделәр.”Су анасы" эсәрен тыңладылар,Тукай ижаты турында тәрле  сорауларга жаваплар бирделэр,жырлар башкакрдылар.Кичәдә  «Голубой вагон»  балалар бакчасында йөрүчеләр Пименова З.һәм  Шакировой А. матур итеп шигырьләр сөйләделәр.  Кичә "И туган тел" жыры белэн тэмамланды.

 

Ветераннар арасында бара торган «Балкыш» фестивале дәвам итә,ул  16 апрельдә ул Күзкәй авылында узды.Концерт программасы бик эчтәлекле ,матур итеп оештырылган .Авыл җирлегенә кергән кече авылларның үзешчәннәре дә катнашу концертны тагын да баета төштән . Концерт  тәмам ,аңа  "5ле" не район ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина, мәдәният бүлеге хезмәткәре 
  Октябрина   Аюпова ,авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев куйды

 

16 апрель көнне п.Новый авыл китапханәсе мөдире Шарапова Ландыш Җәүдәтовна язучы, халык күңеленә кереп баручы, биш  китап авторы, Зифа Кадырова белән очрашу оештырды.  «Аның хәтере – аның үз тарихы» дип исемләнгән чарага район китапханәчеләре, мәктәбе укытучылары һәм укучылары, китап сөючеләр чакырылган иде. 

17 апрель көнне Түбән Суык-Су авыл китапханәсе мөдире Арсланова Оркыя Камаловна  “Сугыш урлаган яшьлегем” исеме астында, сугыш чорында туып -үскән, балачаклары, яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән  авылдашлар белән очрашу кичәсе уздырды.  


Президент Указы белән илнең дәүләт бәйрәмнәре календарена яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне кертелде, без аны икенче ел инде 21 апрельдә билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм көнен сайлап алу 1785 елның тарихи фактына туры китерелә. Бу көнне әби патша Екатерина II Россия империясе  шәһәрләренә  льготалардан файдалану өчен Жалованье грамотасы булдырган, ул җирле үзидарә турында Россия законнарын үстерүне башлап җибәргән.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International