ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 нче ел  16 апреле көнне Яңа поселогы  китапханәчесендә бик күпләр яратып укыган китаплар авторы, танылган язучы Зифа Кадырова белән очрашу узды . Очрашуны күптән көткән  укучылар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Хокук бозучылар белән суд приставлары да тыгыз эшли: штрафларын түләмәүчеләрнең милекләрен арестка алалар, чит илгә чыгуны чиклиләр. Мәсәлән, 8 мең сум штрафын түләмәгән өчен 6 февральдә 1984 елгы ир-атны суд 5 көнгә кулга алырга дигән карар чыгарды.

Княз авыл җирлегендә(Сосновый  бор,  поселка  Татарстан, село  Князево,  д. Казили,  деревни  Чершили)    19 апрельдә җиң сызганып эшләделәр. Җирлек гел шулай чиста торса иде,  диясе генә кала.
Кече Шилнә мәктәбе укучылары,укытучылары да 19 апрельдә үткән Бөтендөньякүләм өмәдә катнаштылар, Эш барысына да җитте,мәктәп тирәсен укучылар  бик чиста итеп җыештырдылар .
Узган җомгада Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырыла торган бу чара район укучылары арасында елдан-ел активлаша. Быел Түбән Суыксуга 21 мәктәптән килгәннәр иде. Чарада катнашучылар – мәктәпләрдә эшләүче юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына йөрүче 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар.
Кнәздә халык аеруча актив булган: бөтен җирлекләре белән җиң сызганып өмәгә чыкканнар. Авыл җирлеге, мәдәният йорты, «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте, «Шәфкатъ» социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре, мәктәп, «Солнышко», «Лебедушка» балалар бакчалары коллективлары һәм башкалар җирлек территориясен җыештырганнар. Сосновый бор, Татарстан поселогы, Кнәз, Казиле, Чыршылы авылларында яшәүчеләр дә өмәдән читтә калмадылар.9 апреля 2014 г. Всероссийский субботник. Работники Татарстанской  библиотеки и Князевского СДК на территории Князевского СП.

 

9 апреля 2014 года на всей территории Нижнесуыксинского сельского поселения прошёл Всероссийский субботник.
   

17 апрель көнне Түбән Суык — Су китапхәнәсендә сугыш чоры балалары өчен «Сугыш урлаган яшьлегем» дигән кичә үткәрелде. Кичәгә балачаклары, яшьлекләре шушы чорга туры килгән ветераннар: Зәкия Арсланова, Гандалив Гилязиева, Кифая Юнусова, Мөкәрәмә Хасанова һәм әтиләре сугыш кырында һәләк булган авлдышлар: Дания Идрисова, Наҗия Шәрәфиева, Тәскирә Шамсиева, Энҗүдә  Галиакберова , Рево Муртазин, Гөлия Нуриевалар чакырылган иде.

Ветераннар арасында бара торган «Балкыш» фестивале дәвам итә,ул  16 апрельдә ул Княз мәдәният йортында   узды.Концерт программасында  шигырьләргә урын күп бирелгән иде

18 нче апрель көнне Шилнәбаш авылы балалар бакчасы  «Тополёк»та  авыл китапханәсе   белән берлектә Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтү кысаларында  исемле әдәби -музыкаль кичә үтте. Элеге кичэдә  китап күргәзмәсе оештырылды , "Шүрәле ","Ялкау маэмай "  "әсәрләре сәхнәләштерелде,Тукайның   «Кисекбаш» әсәреннән эзекләр күрсәтелде,аның ижаты турында  сөйләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International