ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген  Түбән Суык-Су мәктәбендә Туган тел ункөнлеге башланып китте.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Низамова З.М. һәм Шакирова З.Н. укучыларны ункөнлекнең планы белән таныштырды.Укучылар эчтәлекле шигырьләр укыдылар бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.

18 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Балалар иҗат йортында "Студентлар язы-2014"  зона буенча үткән  сайлап алу фестиваленең   гала-концерты була.  
“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе игълан ителде.“Язгы изгелек атнасы” кысаларында узасы чараның төп максаты да – игътибарга мохтаҗ балаларга ярдәм итү.Эшләгән изгелегең үзеңә игелек булып кайтыр, диләр. Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре күрсәткән изгелекне әйтеп кенә бетерерлек түгел. 
  
  

115 апрель  көнне, Малтабар авылында яраткан шагыйребез, авылдашыбыз Рәшит Гәрәйне искә алу кичәсе узды. Балалар Рәшит Гәрәйнеӊ бик куп шигырьләрен сөйләделәр. аныӊ шигырьләренә язылган җырларын башкардылар.  Кичәне Калмия авыл китапханә мөдире Гыйлфанова Альмира һәм Калмия мәктәбе китапханәчесе Адиятова Фәридә алып барды.

 


 Җир законнарын бозуның аеруча киң таралган төре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бозудан гыйбарәт. Россельхознадзор тарафыннан бирелгән күрсәткечләрне анализлаудан күренгәнчә, соңгы елларда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алуга яисә юкка чыгаруга, пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләндерү һәм пычрату нәтиҗәсендә җирләрне бозуга бәйле ачыкланган хокук бозулар даими артып тора.

15 апрельдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 елда Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге гомуми файдалану автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2014 елның 15 мартындагы карары үз көченә керде.Региональ әһәмиятле юлларда транспорт чарасы хәрәкәт иткәндә аның күчәрләренә йөкләнеш: бер күчәрле арба өчен - 6,0 тоннадан, ике күчәрле арба өчен - 5,0 тоннадан, өч күчәрле арба өчен 4,0 тоннадан артмаска тиеш.

 10 апрель көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмэткэрлэре  Теләнче Тамак терләкләндерү мәктәбендә

"Алкоголизм и наркомания – скрытая угроза» дигән әңгәмә уздырды.

14 апрель көнне  ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы булды . Утырыш   “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” дигән  темага багышланган иде.

   

 
14 апрель көнне Бәтке авыл китапханәчеләре   Лысанова Галина Ивановна  һәм Романова Татьяна Николаевналар күп санлы китап сөючеләр өчен- язучы  , драматург  Денис Иванович  Фонвизинның тууына 270ел булу уңаеннан,аның  иҗатын искә алу максатыннан  "Сатиры смелый властелин»  дигән әдәби кичә үткәрделәр.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
7 апрель көнне Боерган мәктәбендә гомуми ата -аналар җыелышында ОГИБДД башлыгы  ,полициия майоры Ганиев Ш.М. «Соблюдение ПДД родителями и детьми»."Ата-аналар һәм балалар юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш" дигән  әңгәмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International