ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
15 апрель  көнне Шильнебаш мәктәбендә физика укытучыларының семинары узды. Семинарда 11 класслар   «Атом энергиясе" «әйе»  һәм  «каршы » дәрес -диспутта уңышлы гына чыгыш ясадылао,үзләренең фикерләре дөрес һәм төгәл итеп  куллана алдылар.(укытучы  – Атаманова Н.А.) һәм шулай   ук  укытучылар  семинар темасы  буенча фикер алыштылар, физика өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар.


Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика территориясендә урнашкан урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту максатыннан «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция үткәрә,аңа14 апрельдә старт бирелде.Әлеге акция барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, ведомстволар, предприятиеләр һәм уку йортлары вәкилләрен берләштерә.

Быел бәйрәм, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен искә алып, авылларда һәм район үзәкләрендә 7-8 июньдә узачак. Сабан туе Чаллы шәһәрендә- 12 июньгә, Казанда 21 июньгә билгеләнгән.
www.kaibicy.ru
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарның каберлекләрен РФ Оборона министрлыгы исәбеннән төзекләнләндерү эше бара. Яңа һәйкәлләр 1990 елның 12 июненнән соң вафат булганнарның каберләренә куела.
Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Рәис Юнысовның хәбәр итүенчә, бүген хәрби комиссариат бүлеге һәм авыл җирлекләрендәге хәрби-исәп хезмәткәрләре һәйкәлләре яңартуга мохтаҗ булган шундый 23 каберлекне ачыклаган.
21-22 апрельдә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау, тәэмин итү мәсьәләләре буенча халык өчен “кайнар линия” булачак.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга ярдәм итәчәкләр, бәхәсле моментларга аңлатма бирәчәкләр.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак. Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика фәннәрен тапшыра алачак. 31 майда математика, 3 июньдә география, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан имтихан булачак. 6 июньдә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырачак. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп дулкыны 26 майда башланачак.
11нче апрельдә Тукай районы буенча армия яшенә кадәрге егетләр арасында хәрби хезмәткә хәзерлекне тишерү максатыннан ярыш үткәрелде. ХI класс укучысы Ямалиев Илназ, 52 тапкыр идәннән отжимание ясап, I урын алды. Илназга алга таба да уңышлар телибез.

Зөлфия Исхак кызы!  Котлы булсын сезнең, юбилеегыз Гомерегез үтсен шатлыкта. Сәламәтлек, бәхет,куанычлар Юлдаш булсын сезгә гомергә .

2014 елның  14 нче апрелендә утырышлар  залында  рус теле һәм әдәдияте  укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе  үткәрелде.Түбәндәге чыгышлар тыңланды:-укучыларның  сынап карау имтиханы нәтиҗәләрен анализлау;- укытучыларның сынап карау имтиханы нәтиҗәләрен анализлау;- сәләтле балалар белән эшләү алымнары;- экспертлар семинарында укып кайткан укутычыларның чыгышларын тыңлау һ.б.

8 Апрельдә  Кече Шильнә  яшьләре белән очрашуда, авыл яшьләренең лидеры итеп - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  Арби  Велидов сайланды. Эшлисе генә кала!.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International