ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
  Яшьләр  белән очрашуларның чираттагысы Мәләкәс  авылы китапханәсендә булды.  Соңыннан Мәләкәс һәм Мусабай Завод яшьләре катнашында футбол ярышлары узды.
  11 апрель көнне Комсомол поселогында яшьләр  белән очрашу  булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров  катнашты.
Очрашуда бертавыштан -лидер итеп   Нафиков  Ильшат  Рөстәм улы сайланды.
12 апрель көнне  Арча шәһәрендә   армспорт  буенча  авыл яшьләре арасында   XI«Сәламәтлек» Спартакиадасы узды.Ярышларда      Шамсиева Алия (Түбән  Суыксу),Әхмәтҗаянов Ильфат ( Яңа Бүләк), Уляшев Вадим (Олы  Шильнә )үзләренең авырлыклары буенча ,көндәшләрен җиңеп 1 -нче урыннарны яуладылар.  

 

11 апрель көнне  спорт мәктәбе каршында  ( Новый поселогында) район Беренчелегенә 1996-1998 елгы яшьүсмерләр арасында хәрбиспорт төрләре буенча ярышлар узды,анда 15  белем бирү мәктәбеннән 84 кеше катнашты.

14 апрель   көнне Түбән Суык-Су  авыл  мәдәният йортында   яшьләр  белән  "Түгәрәк өстәл" артында очрашу  булды.  Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ильнур Гәрәев, Татарстан Республикасыныӊ Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров, Түбән Суык-Су  авыл җирлеге башлыгы  Н.М. Сайфутдинов.катнашты.

 


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Казан шәһәрендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I Республика конференциясе үткәрелде. 7 нче класс укучысы Якупов Алмаз “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә дипломант булды, шулай ук “Татарстан яшьләре” газетасының махсус бүләгенә лаек булды
5 нче класс укучысы Гайнуллина Алия, VI Ачык республика фестивале кысаларында үткәрелгән “Алтын куллар” кул эшләре күргәзмә-бәйгесендә катнашып, зур уңышка иреште һәм III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Алияне һәм аның укытучысы өстәмә белем бирүче педагог Валеева Розалия  Рафагатовнаны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
  

 

Сәламәтлек айлыгы кысаларында Новотроицкое мәктәбендә күп чаралар уздырылды.Биология  фәне укытучысы  Нуретдинова А.Н.  "Кызлар үсеп җиткәч" дигән   видеолектория  ,авыл шифанәсенең өлкән шәфкать туташы Лисафьева О.Д. егетләр арсында  шулай ук эчтәлекле эңгәмә уздырды.
Новотроицкое мәктәбендә  пожарный (янгын сүндерүче ) профессиясен   тәгъдим итү максатыннан һәм  янгын сүндерү оешмасы төзелүнең 365 еллыгын билгеләп үтә кысаларында  - эчке эшләр  капитаны   Мифтахов И.И. укучылар белән"Янгыннан саклан" дигән  әңгәмә уздырды
Яр Чаллы шәһәрендә  үткәрелгән армспорт ярышында 8 класс укучылары Калимуллина Илсинә һәм Хайретдинов Рамазан  үз улчәмнәрендә   1 нче урын яуладылар. Тренеры:Калимуллин Ф.Г.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International