Мусабай Завод мәктәбе укучысы Нурлин Данил Россиякүләм предмет олимпиадасында математика фәненнән җиңүче булды һәм 3 дәрәҗә Дипломгә лаек булды. Җитәкчесе Гараева Р.М.
11 апрель көнне Калмия мәдәният йортында «Кошлар көне» үтте. Балалар кроссвордлар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Рәсем конкурсында Вильданова Камилә белән Ямалиев Румиль 1 урын алды. Уеннардан соӊ балалар коймак белән чәй эчтеләр.