ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Тукай  районыннан   яз көне армиягә 40 егет китәргә тиеш. Беренче озату май бәйрәмнәре үткәч булыр дип планлаштырыла. Егетләр шефлык частьларына – Йошкар-Оладагы стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, Севастопольдәге Кара Диңгез флотына, Мәскәүдәге Кремль һәм Преображенский полкларына һәм башка частьларга җибәреләчәк, дип хәбәр итәләр Яр Чаллының Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлегеннән.

10 апрель көнне район хакимиятендә төрле дәрәҗә депутатлар катнашында   киңәшмә узды. Киңәшмә эшчәнлегендә  муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов,Башкарма комитет Җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевлар  катнашты.

2014 елның 24 апрелендә,  районның «Җәмгыятьтә инвалидларны  интеграцияләү» дигән  социаль яклау комплекслы программасын тормышка ашыру максатларында, Татарстан поселогындагы «Шәфкать» үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәр елда үткәрелә  торган «Бергә без күбрәк булдырабыз» дигән иҗат фестивале була.
Татарстан поселогыгы китапханәсе һәм мәдәният  йорты хезмәткәрләре Княз мәктәбе укучылары белән "Космоска юл" дигән чара үткәрерделәр. Алар өчен китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.
  Княз мәдәният йортында   Космонавтика көне уңаеннан «Земля  и  Вселенная» "Җир һәм  бөтен галәм"дигән Брейн – ринг  үткәрелде.   «Космос»  һәм  «Ракета» арасындагы төркемнәрдә  арасында "каты көрәш" барды,

11
апрель, 2014 ел
җомга
7 апрель көнне   Шильнебаш авыл китапханәсендә 1 – 3 класс укучылары өчен  Х.К.Андерсенның "Тылсымлы   зонтик"  дигән адәби  кичә уздырылды ,бу кичә китаплар көненә багышланган иде.
8 апрель   көннө Шильнебаш авыл китапханәчесе Бариева Нурзиля  Нигматовна һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан , авыл яшьләре  арасында  "Кыюлар,көчлеләр,җитезләр" дигән  сәламәтлек көне уздырылды. 
Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләре тематик – музыкаль кичәләр, Тукай районында  яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашуларны дәвам итәләр. Алдагы кичәләрнең  берсе – Казаклар авылы клубында китапханә мөдире  Гарипова Алсу  оештырган, җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан “Җырга багышланган гомер” исеме астында үткәрелде.   
1 2нче апрель, "Космонавтлар көне" СССРның Югары Советы Президиумының, 1962нче елның 9нчы апрель Указы нигезендә гамәлгә кертелә.) Бу көнне дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Соңгы 15 ел эчендә Королев исемендәге ракето-космик “Энергия” корпорациясендә “Мир” орбиталь станциясенең эшен контрольләү буенча ныклап эш алып барыла. Анда эшләүче инженерлар очуның вакытын, дәвамлылыгын,тизлеген исәпкә алып галәмгә экспедицияләрне тагын да камилләштерү өстендә эшлиләр. Космик техниканы булдыру һәм сынау өлкәсендә татар инженерларының да өлеше кергән. С.П.Королевның эшен дәвам иттерүчеләр арасында Рифәт Аппазов, Әкрем Конеев, Гомәр Гибадуллин,Рәсим Бикколов,Ринат Нәҗмиев исемнәре билгеле.

 

1
Районда хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. 
Тикшерүне   9 төркемгә бүленгән комиссия әгъзалары  башкарды ,бу төркемдә район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов һәм авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International