8 апрель көнне Сәмәкәй мәктәбендә "Информатика дәресендә Интернет ресурслар куллану" исеме астында информатика фәненнән район семинары булып узды. Информатика укытучысы - Гарифуллин И.З. 8нче класста "Мультимедиа төшенчәсе. Презентацияләр" исемле ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар компьютер ярдәмендә презентацияләр ясарга өйрәнделәр.
7апреля көнне Ильбухтино авылы музеенда китапханә мөдире Морозова Татьяна Сергеевна тарафыннан,мәдәният елына багышлап "Туган ягым- яшел бишек"дигән чара уздырылды. Чарада төрле яшьтәге 30 кеше катнашты. Ильбухтино авылы буенча җыелган экспозив әйберләрдән күргәзмә оештырылган, балалар рәсемнәре тупланган иде. Укучылар Зур Шильнә авылы китапханә мөдире Журавлева Натальяның Ильбухтино авылына багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар,рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Круглое Поле поселогы «Голубой вагон»балалар бакчасының өлкәннәр төркеме "Теремок" та озакламый помидорлар өлгерә