ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

         1 нче апрель көнне  Югары Байлар авылында 99 яшен бәйрәм итүче Бибифатима Хаертдин кызы Салахованы,  Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Гараев Эдуард Ракипович, мәдәният хезмәткәрләре,  ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Исламов Флюр Нуриевич котлап, изге теләкләрен теләделәр.

2011 елның 7 ноябренда кабул ителгән “Хәрби хезмәттәгеләргә бирелә торган акча һәм аларга аерым түләүләр турында”гы 306 нчы Федераль законның хәрби хезмәттәгегә яки хәрби сборга чакыртылган гражданинга, сугышчан имгәнүдән соң инвалид булса, сәламәтлегенә салынган зыянны компенсацияләү өчен айлык түләү Федераль Законы үз көченә керде.
Татарстан РеспубликасыМинистрларКабинетының «Даими рәвештә кеше каравына (ярдәменә, күзәтүенә) мохтаҗ булган инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү турында» 2012 ел, 7 март, 188 нче карары белән расланган Даими рәвештә кеше каравына (ярдәменә, күзәтүенә) мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү бирү каралган .
 2014 елның 1гыйнварыннан булаган  ата-аналарның түләвендәге үзгәрешләр, “Мәгариф турында” 273-ФЗ яңа федераль законы нигезенндә  бара.  
 Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә.

Биклән авылы китапханәсендә яшьләр белән очрашу  булдып узды.Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев   катнашты,очрашуның  максаты -авыл яшьләрен туплау, аларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, киләчәккә планнар билгеләү

5  апрельдә Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальдә Теләнче Тамак   авылыннан  үзешчән артистлар чыгыш ясыйачак.  
Язгы каникул вакытында Кече Шильнә  мәктәбе укучылары  һәм укытучылары  дельфинариягә бардылар. Дельфиннар күрсәткән  шоу программасы һәрбер кешенең күңеленә яктылык бирде.Алар шулай ук, акробатик  трюклар , дельфиннарның яшәү урыннарын карадылар. 
Кнәз  авыл мәдәният йортында кошлар көненә багышланган "Безнең кататлы дусларыбыз " дигән кичә уздырылды. Балаларга кошлар турында сораулар, табышмаклар,  биремнәр бирелде. Ярышта балалар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.  Җиңүче балаларга бүләкләр бирелде.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
 "Россия 2" каналы Яр Чаллы шәһәре буенча     1 апрельдән үзенең эшчәнлеген туктата

Хөрмәтле коллегалар! Районыбыз данын яклап "Татар кызы-Таң йолдызы-2014"конкурсында катнашучы Иске Абдул кызы Сафина Чулпан өчен тавыш бирергә чакырабыз. Моның өчен ссылкасы http://m.chelny-izvest.ru/competition/75  буенча керергә кирәк. Тавыш бирү 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International