Калмия авылында сиксән яшен тутырган һәм быел тутырачак сугыш чоры балалары – Зөфәр Таһиров, Фатих Сәлимуллин, Асыләхмәт Фәрхетдинов, Рәзилә Хәммәтова, Рәсимә Галимҗанова, Хәсән Сәетов, Флүр Фәрваев, Асия Хәсәнова, Мәрьям Сафиуллина, Гөлфинә Вәлиева, Рафис Харисов, Әхмәтхан Вәлиуллин, Юныс Хәбибуллин, Мөбарәк Ситдыйков, Фәнүр Мәүҗиев, Муллаян Шәйхиев, Мәрзия Камалетдиновалар белән очрашу узды.Очрашуда район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина катнашты.
Уважаемые жители Тукаевского района!
Сообщаем Вам о том, что Территориальным управлением Федерального агентства по управлению государственным имуществом в Республике Татарстан организовываются встречи с населением в целях представления разъяснений и консультаций по вопросам входящим в их компетенцию в здании администрации Тукаевского муниципального района, каб.305. Для записи на прием к представителю ТУ Росимущества в РТ просим направить вопросы, относящиеся к компетенции ТУ Росимущества в РТ, с указанием адреса обратной связи, по телефону-факсу: (8552) 70-17-83, и сети «Интернет» по адресу: tukaizempalata@mail.ru.
По поступившим заявкам будут сформированы списки желающих и перенаправлены в отдел регулирования земельных отношений ТУ Росимущества в РТ, время и место проведения приема граждан будет сообщено дополнительно.
Биклән авыл китапханханәсенә Рәзинә Сәетгәрәеваның , шагыйрә кичәсе узды .Әлеге очрашуга мәртәбәле кунаклар: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Зәббәрова, районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директор урынбасары Ләйсән Хаертдинова, өлкән библиограф, кичәне оештыручы Гүзәл Закирова да катнашты. “Хыялый кыз – шигырь яза” дигән әлеге кичәнең нәкъ менә китапханәдә, бөек язучыларның җан җылысы сеңгән әсәрләре янәшәсендә үтүе язучының төп теләге булган. “Хыялый кыз” моны киштәләрдә “яткан” бөек Тукай, Туфан, Такташлар алдында үзенчә исәп-хисап тотуы дип аңлатты. Тамашачы тын да алмый шагыйрәнең яңа гына табадан төшкән әсәрләрен тыңлый, күңелләре тула, кулъяулыгы алып күз яшьләрен сөртәләр.
30 нчы март көнне, Алабуга шәһәрендә үткәрелгән робототехника буенча I ачык чемпионатта катнашып, Биклән мәктәбе укучылары зур уңышларга ирешеп кайттылар. Әхмәтҗанов Азат белән Нуриев Ринас ярышларның “Кегельринг” төрендә - 1 нче урын, Якупов Алмаз белән Якупов Салават “Линиядән узышу” төрендә 3 нче урынны алдылар (тренерлары Якупов Ренат Накипович).
6 апрельдә Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальдә Мусабай-Завод авылы үзешчән артистларының чыгыш ясый,фестивальгэ көтеп калабыз!
Югары Байлар авыл китапханәсендә 4 сыйныф укучысы Хазеева Эльвинаның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
2 нче апрель көнне Югары Байлар авылы китапханәсендә укучылар арасында Габдулла Тукайның 128- еллыгы уңаеннан шигырь сөйләү конкурсы уздырылды. Катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды, рәхмәт сүзләре әйтелде.