2014 елның 25мартында балигъ булмаганнар һэм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең утырышы булды.Комиссиягә килгән административ хокук бозуга төзелгән 15 беркетмәләр каралды, Шулай ук районның опека һәм попечительлек бүлеге мөдире Кәлимуллина Фәридә Рәфис кызы, ата-анасыз калган балаларны яклау өлкәсендә булган №15-ФЗ үзгәрешләр турында җиткерде, соныннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр торышы турында алынган мәгълүмат буенча фикер алышулар булды.
Барлык мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.
Теләнче- Тамак авылындагы картлар - инвалидлар йортына Новотроицкое чиркәвеннән Александр атакай килде ,келәү әйтте , Гыйбадәт укыды,бинаны һәм анда яшәүчеләрне изгеләндерде,истәлеккә Святое Евангелиене бүләк итте.
Закон Республики Татарстан от 14 октября 2010 года №71-ЗРТ
О мерах по предупреждению причинения вреда здоровью детей, их физическому, интеллектуальному, психическому, духовному и нравственному развитию
в Республике Татарстан
20 нче апрель көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мингалиева «Сәйлән» балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә «Нинди һөнәр яхшырак?», исемендәге чара уздырылды. Зал почта, шифаханә, чәчтарашханә һ. б. Бүлекләре итеп ясалды. Бу көнне балалар почтальон, сыер савучы, чәчтарашчы , табиб, шофер һәм башка күп кенә һөнәрләр, аларның эш кораллары, тормыштагы әһәмияте белән таныштылар. Һөнәр ияләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре дә шушы һөнәр ияләре булып, төрле һөнәрләр башкардылар.