ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 26 март көнне Татарстан поселогы  китапханәсендә "Иң әйбәт , иң әйбәт китаплар... "  дигән библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: балаларда китапка, табигатькә сак караш тәрбияләү, китап төпләү эшенә өйрәтү булды. 

25 март көнне Новой поселогы китапханәсендә  Мәдәният елына багышланган "Әдәплелек миннән башлана" дигән  тематик викторина узды. Бу  чарада шулай ук, "Әдәплелек  кагыйдәләре"   презентация  күрсәелде, төрле бәйгеләр уздырылды.  Темитик кичәдә укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре катнашты.
  Татарстан поселогы китапханәсендә балалар   китаплары атналыгы узды.   Атналык кысаларында ,26  март көнне «Жирдә  язлар,  язда  шигырь  һәм   Тукайлар  булачак» дигән шигырь сйләүчеләр бәйгесе узды.
 Теләнче- Тамак авылы   «Акчәчәк»балалар бакчасында ачык шөгыль атналыгы уздырылды.Шул уңайдан, мәктәпкә әзерлек төркем балалары  үзләренең белемнәрен булачак укытучылары Энҗе Салимҗановнага  күрсәттеләр.“Ана теле” шөгылендә -эш дәфтәрләрендә эшләделәр.  Ә “Математика”  шөгылендә балалар “математика иленә” сәяхәт ясадылар.
   Новый поселогы  "Березка"  балалар бакчасы физкультура инструкторы Зөлфия    Хайдарова  IV Бөтенроссия иҗат бәйгесе   "Талантоха" да катнашты һәм"Балалар бакчаларында  бәйрәмнәр ,чаралар үткәрә  өчен сценарияләр" номинациясендә җиңеп   III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде

 26 март көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге һәм  инвалидларның иҗтимагый  "Спортивное движение»оешмасы, җитәкчесе Галеев Әсхәт, белән берлектә район картлар-инвалидлар йортында  спорт ярышлары уздырды.


26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Уку йортларында язгы каникуллар башлану уңаеннан, 18-31 март көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, республиканың шәһәр урамнарында һәм машина юлларында балалар өчен куркынычсыз мохит тәэмин итү максатында, мәгариф органнары белән берлектә комплекслы чаралар үткәрә.

 
  27 март -Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре көне

Халыкара театр көне — бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм.

Бәйрәм 1961 елда билгеләнә башлый.

Март  ае башында  Яр Чаллы профсоюзлар комитеты  Мәдәният елына  һәм "Сочи-2014" Олимпиадасына багышлап   профсоюз членнары балалары арасында  кул эшләре күргәзмәсе оештырган иде. Күргәзмәдә Тукай муниципаль районының "Мәдәният һәм күңел ачу үзәге" һәм "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" хезмәткәрләренең балалары катнашты . Күргәзмәдә катнашучылар  26 март көнне  «Энергетик»мәдәният йортында үткән бүләкләү  тантанасында катнаштылар. Менә алар :  Гарипова Диляра  (Казаклар авылы), Хадеевы Индира һәм Диляра (с.Иштеряк авылы), Гилфанова Айзилэ  Калмия авылы), Хаертдинова Энже (Яр Чаллы шәһәре) ,алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International