13-14 мартта Актанышта “Ел укытучысы-2014”республика конкурсының зона этабы узды . Анда Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мнделеев, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 18 укытучы катнашты Шул исәптән безнең районнан Сайфетдинова Г.В.(МБОУ «Князевская СОШ»), Кузнецова Ф.Ф. (МБОУ «Комсомольская СОШ»), Маннанова Р.Ф. (МБОУ «Биюрганская ООШ»)дәрес бирү һәм мастер-классы күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә агымдагы елның 2 аенда терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча республика киңәшмәсе булды.Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә барды.Чарага муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, сөт җитештерү буенча 80нән артык проблемалы хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.