8 февральдә Сосновый Бор поселогы «Яшьлек»спорт комплексында Спартакиадасы кысаларында волейбол бунча зона ярышлар булып узды.Бу уеннарда, хуҗаладан тыш, Минзәлә, Менделевск, Яр Чаллы районының командалары катнашты. Безнең район уеннарда 2 урынны яулады,1 урында -Яр Чаллы мәктәбе укытучылары булды. Уеннарда Башкарма комитетның мәгариф бүлеге буенча урынбасары Рамиль Роберт улы Исаев катнашты.
7 февраль көнне Минзәлә шәһәренең кадет мәктәбендә"Иминлек дәресләре" укытучылары арасында "Ел укытучысы" бәйгесе үтте. Бу бәйгедә Шилнебаш мәктәбе укытучысы Хлопунов Николай Сергеевич 2 нче урынны алды.Котлыйбыз!
Хәтер көнендә Иске Абдул авылында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл ачыла
Тикшерүләр нәтиҗәсендә ике ягулык станциясе- ООО «Картрэк» һәм ИП «Юсупов И.З.» ягулык салу станцияләрендә сыйфатсыз бензин сату очрагы теркәлгән. Мондый станция җитәкчеләренә штраф салынган.