ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2014 ел
җомга
 Татарстан Республикасында - http://tatarstan2030.ru.сайты эшли башлады.Разработчики Стратегии социально-экономического развития Республики Татарстан до 2030 года запустили сайт, посвященный реализации проекта – http://tatarstan2030.ru.
Мария Филатовнаны  90 яшьлек  гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Хаҗиев Василь Гариф улы,  аның урынбасары Әхметова Люция Хак кызы,  Новотроицкое авыл җирлеге Башлыгы Волкова Рима Рәис кызы, фельдшер   ФАП Лисафьева Ольга Дмитриевна,  мәдәният йорты директоры Мифтахова Светлана Валерьевна килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган 2013 ел өчен һәм 2014-2016 елларга мунициапль район (шәһәр)ләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр билгеләмәләрен булдыру мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә катнашты.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы өлкәләренә субсидияләр бирү турында карарларны имзалаган.РФ Хөкүмәте сайтында 2014 елда үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерү, шул тармак продукциясен эшкәртү һәм сату өчен субсидия билгеләү турында карар чыккан. Карар буенча, Татарстан үсемлекчелеккә 372,2 млн сум, ә терлекчелеккә 212,5 млн сум акча алачак.


2013 нче елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар буенча 2600 ләп карар, барлык муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү буенча төбәк стандартларының 220 меңгә якын күрсәткече кабул ителгән. Бу хакта бүген дәүләт комитетының 2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында комитет рәисе Марат Зарипов хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

 

4 февральдә Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә республика һәм федераль закон проекты каралды.
Беренче сорау итеп комитет ТР Пенсия фондының мәҗбүри пенсия иминияте турында Россия законнарына кертелгән үзгәрешләр турындагы мәгълүматны тыңладылар. Бу турыда нотык белән фонд җитәкчесе Марсель Имамов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хәзерге һәм киләчәктәге пенсионерларга, аларның эш бирүчеләренә агымдагы елда ук кагыла торган үзгәрешләргә тукталды. Аның сөйләвенчә, 2014 елда пенсияләр ике тапкыр артачак. Беренче индекслаудан соң (1 февральдән) хезмәт пенсиясе 6 процентка артачак һәм уртача пенсия күләме 10,5 мең сум тәшкил итәчәк. Апрельгә билгеләнгән икенче индекслау нәтиҗәсендә хезмәт пенсияләре – 2 процентка, социаль пенсияләр – 17,6 процентка һәм ай саен өстәмә түләүләр 5 процентка артачак.

Борды авылының «Тәңкәләр» һәм Мәләкәснең «Питрау» фольклор ансамбленең кече төркеме һәм Бордыдан җырчы кыз Диана Чернова «Туым җондызы» фестиваль-конкурсының республика этабында катнаштылар.

 Фестивальдә «Питрау» ансамбле   беренче урынны алды .«Тәңкәләр» ансамбле солисткасы Диана Чернова аерым җыр белән чыгыш ясап шулай ук беренче урынны алды һәм махсус бүләккә – Диана Мишкина премиясенә лаек булды.

 

"Бишектән үк талант" дигән IV Бөтенроссия иҗат бәйгесе игълан ителә. Бу бәйге 15 февральгә кадәр дәвам итә. Балалар конкурска рәсемнәр, кул эшләре (фотога төшереп), хореография, вокал, сынлы сәнгать әсәрләре (видеосюжетлар рәвешендә), әдәби әсәрләр тәкъдим итә алалар. 
Бөтендөнья татар конгрессы 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Бәхетле балачак» дип аталган иҗат эшләре интернет-конкурсы үткәрә. 1 гыйнвардан башланган бу бәйге 1 июньгә кадәр дәвам итә.
Район авылларында"Истоки"   дип исемләнгән  фольклор коллективларының  сайлап алу  турлары үтте. Күзкәй авылында эшләп килүче   «Әллүки» халык фольклор ансамбле фестивальдә  «Салкын чишмә» сюжетын әзерләгән. Чишмәләр... Һәр авылда бар иде  салкын сулы бәллүр чишмәләр. Алар – безнең сабый чактан эчкән суыбыз, балачактан ук күңелләребезгә сеңгән тарихыбыз, рухи чыганагыбыз. Чишмәләргә багышлап күпме җыр, риватьләр  язылган, легендалар туган.  Күзкәйнең халык фольклор ансамбле коллективы  үзенең чыгышында менә шуларны зур осталык белән чагылдырды.(Тулы язма "Якты юл" газетасы битләрендә.Автор Заһидә апа)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International