Сишәмбе көнне Җәйләү авылында урнашкан «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгында , район башлыгы Васил Хаҗиев һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында сөт һәм сөт продукциясен җитештерү темасына семинар-киңәшмә үтте.
Семинар фермерның биләмәләрен карап чыгудан башланды. Семинарда катнашучылар азыкның ничек әзерләнүе, нинди туклыклы матдәләр ярдәмендә баетылуы белән таныштылар ,кышкы чорда терлекнең нинди шартларда тотылуынннан тыш, малны ашату, азыкның туклыклылык кыйммәтенә дә игътибар иттеләр.