25 гыйнвар – Россия студентлары, ягъни Татьяна көне. Бу көнне республиканың барлык югары уку йортларында вузның фәнни-тикшеренү эше һәм иҗтимагый тормышында аеруча зур уңышларга ирешкән студент ларга тантаналы төстә бүләкләр тапшырыла.
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Вуз зачетлары һәм имтиханнарында гына түгел, тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.
Бәйрәм белән!!!