ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
 Пластик карталар белән файдаланганда  тикшерү-кассасы техникасын ничек куллануны,нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеге  икәнен - Федераль салым хезмәте органнары  хәбәр итә
Иске Яңа елны каршылап Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә Василий көнен үткәрделәр.
“Сочи 2014”- Олимпия кышкы уеннары башланырга 1 ай кала, www.sochi2014.com
Биклән авылы егетләре мини-футбол турнирында "Иң яхшы" нәтиҗәләргә ирештеләр
Һәр елны район күләмендә уздырыла торган шашка-шахмат ярышында Мусабай Завод  мәктәбе  укучылар командасы быел да җиңү яулап кубок һәм грамота белән бүләкләнде. Шәхси урын алучылар: шашка буенча: Сафин Булат – 1 урын, Сафина Алия -1 урын. Шахмат буенча: Ахметзянов Айсылу -2 урын, Хамидуллина Альбина -3 урын, Нуртдинов Данир – 3 урын.

 Сәмәкәй мәктәбенең башлангыч сыйныф  укычылары каникул вакытынды авыл кмтапханәсендә булдылар.Балалар китаплары ,Сабантуй газетасының яңа саннары белән таныштылар.  Күп укыган-күп белер.диләр бит,укыйсы гына калды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте.  2014 елда Татарстанда Ел имамын сайланачак. Һәрбер мөхтәсибәт үз имамнары арасыннан берсен сайлый, ә иң шәп имам SMS-тавыш бирү юлы белән сайлана.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

14 гыйнварда Мәләкәс  авыл клубына  авыл  советы җирлегенә караган 5  авылдан     халык - авыл җыелышына җыелды.Җыенда муниципаль район башлыгы , район Советы депутаты Хаҗиев В.Г, Башкарма комитет  җитәкчесе Асылгараев Р. В.,авыл җирлеге депутатлары, зал тутырып килгән авыл халкы,   районның төрле оешма башлыклары һәм җитәкчеләре ,район  прокуроры Ахатов М. И.  һәм башкалар катнашты. 

8.01.2014  Княз мәктәбендә Лонгмоб "Сочи 20-14" дигән  девиз астында 40 кеше катнашында 20 минутта  84 км   араны(һәрберсе 2 километр)араны йөгеп узды
Бу атнада авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Ул узган ел авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, төрле программалардан файдалану мөмкинлеге, ташламалы хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирү максатында оештырыла.Шундый җыелыш Мусабай Завод авылында булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International