Мәләкәс авылында җыелыш эшлекле узды

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

                                                                                                       

   4 гыйнварда Мәләкәс  авыл клубына , авыл  советы җирлегенә караган 5  авылдан     халык - авыл җыелышына җыелды.                                                                                             Авыл җирлеге башлыгы Мифодеев М. В.  2013 елда эшләнгән эшләргә отчет ясады,2014 елга куелган  бурычларны билгеләп үтте; шулай ук :район хәрби комиссариат башлыгы Юнысов Р. Ш. -солдат хезмәтендә булган  егетләребезнең ата-аналарына  рәхмәт хатлары,  район башлыгы авыл тормышында үзләреннән  күп булышлык күрсәткән  кешеләрне  бүләкләп киттеләр;сорауларга җавап бирелде.Мәләкәстә    иң күләмле эшләрдән быел Яңа Җирекле авылында «Чиста су» программасы кысаларында су кертү (бу эш 5,9 млн сумга төшәчәк), урам утларын булдыру (Мәләкәстә – 10, Иске Җирекледә 15 баганага ут кую планлаштырыла), Иске Җирекле авылы мөселман зиратын койма белән әйләндереп алу, шулай ук Иске Җирекледә Кольцевая, Западная, Луговая урам юлларын ремонтлау бурычы тора.   

Җыенда муниципаль район башлыгы , район Советы депутаты Хаҗиев В.Г, Башкарма комитет  җитәкчесе Асылгараев Р. В.,авыл җирлеге депутатлары, зал тутырып килгән авыл халкы,   районның төрле оешма башлыклары һәм җитәкчеләре ,район  прокуроры Ахатов М. И.  һәм башкалар катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International