Сочи олимпиадасы Уеннары якыная

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
“Сочи 2014” оештыру комитеты, Олимпия кышкы уеннары башланырга 1 ай кала, www.sochi2014.com рәсми сайтының яңа версиясен тәкъдим итә. Интерактив сайт ярышлар расписаниесе, спортчылар, спорт дисциплиналары турында мәгълүмат алуның уңайлы юлларын күрсәтә. Биредә реаль вакыт режимында барлык ярышларның нәтиҗәләре урнаштырылачак, ә сайт укучылары, кышкы Уеннар тарихында беренче тапкыр, РФ территориясендә ярышларның видеотрансляциясен карый ала.
Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International