13 гыйнварда Борды авыл клубында авыл җыены булып узды. Җыенга Бордыбаш, Җәйләү, Борды авыл халкы зал тутырып җыелды. Алар авыл җирлеге башлыгы Абдульманова Роза Николаевнаның 2013 ел дәвамында эшләгән эшләр турында сөйләгәнең бик бирелеп тыңладылар.
Җыенда район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре ,идарәсе башлыклары катнашты