ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
"Дуслык" мәдәният йортында  "Зәңгәр ут" янында дигән яна ел каршыла бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә Ильназ Бах һәм  Гүзәл Идрисоварның Кыш  бабай һәм Кар кызы булып килүләре авыл халкын бик сөендерде

11 гыйнвар көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе узды.Видеоконференциядә  Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә уңай динамикалы муниципаль районнар атап киттелде, шулар арасында  Тукай районы да бар

Узган елның 14 декабреннән, шимбә көнне, кичке сәгать 5 тә (17.00) ТНВ телеканалында “ Белем дөньясы” дип аталган, яңа тапшыру эфирга чыга башлады.
Сезне кызыксындырган сораулар яки борчыган темалар бар икән, түбәндәге адрес буенча язып җибәрә аласыз.
Электрон почта : monrt@yandex.ru, «Белем дөньясы» тамгасын куярга онытмагыз. Шалтырату өчен телефоннар : (843) 294-95-29, 294-95-30.
10 гыйнвар  көнне Биклән мәктәбендә хоккей буенча дусларча очрашу узды.  15 команда арасында урыннар түбәндәгечә :1ур-  Мәләкәс хоккей командасы , 2 урын – Биклән командасы, 3 урын – Княз мәктәбе командасы  , 4урын –  Новый поселогы командасы 

12
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
Тәлгать Бәхтигәрәев үзе турнирда катнашкан иң олы катнашучыларга, алар – Теләнче Тамак авылыннан Ярий Зыятдинова белән Язкәр Ганиев, һәм иң кечкенә катнашучыларга – Комсомолец поселогыннан Полина Кутенева белән Бордыдан Валентин Черновка махсус бүләкләр тапшырды.


 Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелек комплексларын йөреп чыктылар. “Гигант”, “Алмаз”, “Ярыш” һәм башка хуҗалыклардагы комплексларның торышын карадылар.. 

Муниципаль район башлыгы В. ХАҖИЕВ  район прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән  котлады





10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Быел районның күзәтүче  органы хезмәткәрләре хәйрия чарасын белән  Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә һәм картлар йортында  булдылар.
Түбән Суык-Су мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре үтте.  Чыршы бәйрәмнәре ике сменада оештырылды. Бәйрәмгә Чаллы драма театры артистлары да чакырылган иде.   Укучылар Яңа ел маҗарасы карадылар, әкият геройлары белән күңел ачтылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
 Новотроицкое авылында Яңа төзергән  кортта  хоккей буенча ярышлар үтте. Әле генә  барлыкка килгән төркем булсада,Новотроицкое  хоккеистлары сынатмады. Безнең җиңүләр алда, әле дип куаныша  балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International