“ Белем дөньясы” карарга онытма

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Узган елның 14 декабреннән, шимбә көнне, кичке сәгать 5 тә (17.00) ТНВ телеканалында “ Белем дөньясы” дип аталган, яңа тапшыру эфирга чыга башлады. Тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр, Татарстан һәм аннан читтә милли мәгарифнең үсеше, алдынгы педагогик тәҗрибәләр, сәламәт яшәү рәвеше, сәләтле балалар, һ.б. белән таныштырып бара.
Тапшыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә әзерләнә.
Тапшыру киңкатлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, әти-әтиләрнең дә теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнә.
Сезне кызыксындырган сораулар яки борчыган темалар бар икән, түбәндәге адрес буенча  язып җибәрә аласыз.
Электрон почта : monrt@yandex.ru, «Белем дөньясы» тамгасын куярга онытмагыз. Шалтырату өчен телефоннар: (843) 294-95-29, 294-95-30.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International