Район алдынгылар рәтендә

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе узды.

Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексының үсеше турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 157 млрд. сумлык булды, диде ул, шулай ук җитештерүдә уңай динамикалы муниципаль районнарны атап китте, болар Тукай, Зеленодольск, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы һ.б. районнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International