Проект берничә чараны берләштерәчәк.

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы яшь осталарның «ЭтноДар» Мәдәниятара фестивале проекты башлану турында игълан итә. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты Карары нигезендә үткәрелгән коммерцияле булмаган оешмалар өчен ачык грантлар конкурсында җиңүче булды һәм «Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан финанслана.

Проектның төп максаты – Идел буенда яшәүче халыкларның тарихи мирасын саклауга ярдәм итү, этник мәдәниятен һәм традицияләрен җәелдерү, яшьләр арасында үзләренең һәм башка халыкларның этник мәдәниятенә карата кызыксыну уяту. Оештыручылар фикеренчә, «ЭтноДар» - этник мотивлардан файдаланучы яшь дизайнерларны, декоратив-гамәли сәнгать осталарын берләштерүче мәйдан.

Проект берничә чараны берләштерәчәк. Алар: конкурс коллекцияләре идеяләрендә Россия халыкларының этник мотивларын һәм традицияләрен кулланучы яшь модельерларның төбәкара конкурсы; этник мәдәният буенча осталык дәресләре; халык костюмнары һәм этник мәдәният буенча видеороликлар төшерү.

Мондый чараны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе өченче тапкыр үткәрәчәк. «ЭтноДар» этник фестивале беренче тапкыр 2009 елда оештырылган иде. Этник мода һәм декоратив сәнгать сөючеләр икенче тапкыр Казанда 2012 елның апрелендә җыелды һәм бик зур мода һәм матурлык бәйрәмендә катнашты. РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, моңа кадәр үткәрелгән этник фестивальләр киң җәмәгатьчелекнең этник темалар белән кызыксынуын күрсәткән. «ЭтноДар» – модельерларны, рәссамнарны, осталарны, этнография өлкәсендә белгечләрне, милли традицияләрне саклау һәм үстерүнең кирәклеген аңлаган энтузиастларны берләштерүче мәйдан», – ди бу уңайдан Илдар Ирек улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International