ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Район сәнгать мәктәбендә шөгелләнүче Чулпан Сафина Актанышта төбәкара җыр бәйгесендә катнашты һәм 2-нче дәрәҗә дипломга лаек булды,аның тавышын  жюри югары   бәяләде.   Чулпанның сәнгать җитәкчесе югары квалификацион категорияле мөгаллим, Татарстан Республикасының  Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Дәминов.
Бу атнада дүшәмбе көнне Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое мәктәбе балалары кунакларга рәхмәт йөзеннән үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне кич белән авылның  Яңа ел чыршысы да утларын кабызды.
Татарстан Республикасы АПКда спутник мониторингы гамәлгә кертелергә мөмкин. Геомәгълүмат системаларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү өчен галимнәр Краснодар краенда булып кайттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДУның мәгълүмат технологияләре филиалы бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Булатов хәбәр итте.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының сайты  югары урында

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
"Мин -мастер" дигән республикакүләм бәйгенең район этабы узды,17 мәктәп катнашты.
Биклән мәктәбендә  хоккей буенча һәм  "Көмеш тимераяк"дигән    эстафета   ярышлары узды.
Сосновый Бор  поселогының спорт  комплексында баскетбол,бадминтон, милли көрәш,җиңел  атлетика буенча ярышлар үтте. Бу чара кышкы һәм җәйге  Спартакиадага багышлап үткәрелде.
Районда спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча 1 мәктәп Спартакиадасының муниципаль этаплары старт алды 
Спартакиада ярышларында гомуми белем бирү оешмаларының 6-8 класс укучылары командалары катнаша.  Беренче көнне Новый поселогында волейбол буенча ярыш узды.
213 нче елның 20 нче декабрендә Казан шәһәренең Татарстан Республикасы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары өчен Республикакүләм «Социаль партнерлык шартларында тәртип бозулар һәм җинаять кылуга карата профилактик эшләр оештыру” семинары булып узды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International