Бүген район авылларында утыз ике буа бар. Узып баручы елда аларның алтысына капиталь ремонт үткәрелде. Адар:Иске Гәрдәле, Мусабай-Завод, Иске Теләнче, Биклән, Игенче һәм Яңа Бүләк авылларында. Киләсе елга да районда ремонт планына дүрт-биш буаны кертү бурычы тора. Төзекләндерүне республика һәм федераль программалар кысаларында башкару күздә тотыла.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге даими эш алып бара,шушы көннәрдә генә алар бер төркем укучылар белән бергә кардан фигуралар ясау бәйгесе үткәрделәр. Бу чарала укучылар бик теләп катнаштылар.