Иганәчеләр мәктәпкә хоккей киемнәре комплектын да бүләк иткәннәр

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бу атнада дүшәмбе көнне Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое мәктәбе балалары кунакларга рәхмәт йөзеннән үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне кич белән авылның  Яңа ел чыршысы да утларын кабызды.Иганәчеләр мәктәпкә  хоккей киемнәре комплектын да бүләк иткәннәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International