Инвалидлар ункөннеге кысаларында Әҗмәкәй авылы клубына Яңа поселогы үзешчәннәре «Нигә моңаерга?» дип аталган зур концерт программасы белән килделәр.
Инвалидлар ункөнлегендә исә, иганәчеләр табып, физик мөмкинлеге чикле булган 185 кешегә бүләкләр әзерләдек. Аларны инвалидларның өйләренә үк илтеп бирдек – бу физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү шартлары белән үзенә күрә бер танышу да булды.
«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узган семинар авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр өчен файдалы булды. Кышкы чорда терлекне ашату, асрау шартларына багышланган әлеге семинар-киңәшмәдә көндәлек эшләрдән кала, көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.
«Бигеш» халыкара аэропорты аша «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖга Нидерландтан 56592 баш 2 партия тәүлеклек нәселле чебешләр кайтарылды, дип хәбәр итә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе.