ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга

9 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының XXVI утырышы була. Утырыш 9.00 сәгатьтә  башлана.

Күзкәй авылында    эшләп килүче   "Әллүки"    һәм Калмаш авылының "Сәйлән" фольклор төркемнәре   Казан шәһәрендә "Аулак өй"тапшыруына барып чыгыш ясадылар. Аларның чыгышын декабрь ахырларында телевизордан күрергә булачак.
5 ноябрь көнне  “Сударушка”  фольклорный ансамбле Зәй районының Бухарай авыл клубында  чыгыш ясап -"Халык теарты төркеме" исемен    яклап кайтты.  

 .Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән  БМО Конвенциясенә кул кую булды. Россия беренчеләрдән булып аңа кул куйды һәм ратификацияләде.

Татарстанда кош итенең 50 процентын бүген «Чаллы Бройлер» җәмгыяте җитештерә. Хәләл маркасы астында эшләнә торган продукциянең күләме дә предприятиедә елдан-ел арта.

Г. Камал театры бинасында Республикакүләм "Әниемә чәчәк бәйләме" ндә «Ана даны» - Материнская слава» медале белән Мәләкәс авыл җирлегеннән  - Самигуллина Лилия Марс кызы бүләкләнде.

20 декабргә кадәр халыкара менеджмент академиясе һәм Россиянең ирекле икътисад җәмгыяте  “Ел менеджеры – 2013”, “Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры – 2013” бәйгеләренә документлар кабул итә. Сораулар булганда (843) 236-76-91, 236-76-72 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (адресы uslugi.tatarstan.ru) гражданнарның мәгълүматларын, мөрәҗәгатьләрен кабул итә торган “Халык контроле” системасы эшли. Аның ярдәмендә порталда юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, авыл биләмәләрендәге урам – күперләрне, җәмәгать биналарын төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты тармакларындагы, гомумән башка төр яшәеш проблемалары турында властька мөрәҗәгать итеп була.
 
  Бәтке авылы  "Аленушка" балалар бакчасында  «Татар телен өйрәнүдә дәвамчанлык принцибы» дигән темага семинар-киңәшмә булды.   Семинар эшендә район балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р Исаев, шулай ук мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Э.Шәйдуллина  катнашты.

 Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта «112» номеры аша шалтыратып, бу турыда мәгълүмат җиткерергә була. Хәзер әлеге бердәм ашыгыч хезмәт күрсәтү системасы Татарстанда да популярлашып китте.  



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International