ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Борды урта мәктәбе музеенда шул елларның ачы язмышын үз башында татыган гаилә әгъзасы, хөрмәтле ветераныбыз Александра Яковлевна Кузнецованы югары сыйныф укучылары белән очрашу узды (Тулы язма “Якты юл”)газетасы битләрендә
2013 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасында 1771,0 мең га җир эшкәртелгән, бу барлык җирнең 86 % ын тәшкил итә, шул исәптән 261,5 мең га җир тирәнтен эшкәртелгән. Җир эшкәртүне Татарстан Республикасы Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары төгәлләделәр.


2013 елның 11 – 16 ноябрендә ДПО Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (ТИПКА) базасында гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен “АПКда прогрессив технологияләр һәм аларның нәтиҗәлелеге” һәм “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” дигән ике программа буенчауку дәресләре уздырылачак.

 

Республика балалар сәламәтләндерү һәм белем алу “Костер” үзәгендә 1 нече ноябрьдән 3 нче ноябрьга кадәр “Основы лидерства. Шаг-15” исемендәге Республика күләм белем алу программасының профилле сменасы тәмамланды. Татарстанның 37 муниципаль районарыннан балалар катнаштыБезнең районнан Мәләкәс, Круглое Поле мәктәбеннәндә бу укуда укучылар катнашты. Программа кысаларында катнашучылар Дәүләт тарихи-архитиктура музее “Свияжск утравы” буйлап сәяхәт иттеләр, “

20-21 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Телләр институты Татарстанның Студентлар лигасы белән берлектә тел белгечлеге белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча белем алучы студентлар арасында чит телләрне белүгә “Полиглот” конкурсын үткәрә. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Полиглот” (ике һәм аннан да күбрәк чит тел) һәм “Тәрҗемәче” (бер чит тел буенча). Бәйге дүрт тел юнәлеше буенча оештырылачак: инглиз, немец, француз, испан телләре. “Полиглот” номинациясендә катнашуның мәҗбүри шарты булып, конкурс программасында күрсәтелгән чит телләрнең, ким дигәндә, икесен белү санала; “Тәрҗемәче” номинациясендә катнашу өчен бер чит телне белү дә җитә. Конкурс тәмамлангач барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

 

Ике елдан Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан студентларны сайлап алганда бердәм дәүләт имтиханын гына түгел, ә башка өлкәләрдәге уңышларын да исәпкә алырга ниятли.

 


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә   яшьүсмерләр клублары активистларының Слеты үтте.Слетның тематикасы сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде.
Картлар йортына Иске Абдул авылында эшләп килүче "Шатлык" ветераннар клубы кешеләре кунакта булды.
«Шаяннар һәм тапкырлар клубы»" нда "Автомобильдән саклан!"  -дигән темага ярышлар үтте
Иске Дөреш мәктәбе каршында15  пенсионер   компьютер серләрен өйрәнә башлады.  Программа 172 сәгатькә планнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International