ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Иске Абдул урта мәктәбе спорт залында республикабызның данлыклы көрәшчесе, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы, күп тапкырлар татар – башкорт көрәше буенча РСФСР һәм Татарстан Республикасы чемпионы, “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил исемендәге бүләге иясе – пәһлеван, батыр якташыбыз Раббани Шәриф улы Шәрипов кубогына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. 

Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе – халыкны диспансерлаштыру бара. Аның максаты – яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру.

Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча республикакүләм турнир үтте. Үз авырлыклары буенча беренчелеккә К. Елисеева белән Г. Нурмиева чыкты. «Круглое Поледан Н. Әхмәдов, А. Гайнетдинов (Р. Гыйззәтуллин) һәм бикләнле И. Рамазановлар (М. Мөхәммәдиев) уңышлы чыгыш ясадылар.

Казанда татарча «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ның «Татар лигасы» фестивале үтте. Монда Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән һәм Саба, Тукай районнарыннан, шулай ук Башкортостан Республикасыннан килгән командалар көч сынашты. Безнең районны Мәләкәс авыл җирлегенең  «Супер керәшеннәр» җыелма командасы  тәкъдим итте.

 

Казанда ирекле көрәш буенча республика Беренчелеге узды. Анда 1997-1998 елгы яшүсмерләр катнашты.

Башкортостанның Эстәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фестивале үткәрелде. Республика җыелма командасы арасында райондашларыбыз да актив катнашты.

Соңгы күрсәткечләр буенча, Татарстан Республикасында 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере җир өстенә чыгарылды, шулардан 1,35 млн. тоннасы кырлардан җыеп алынды. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелде, 92 мең тонна шикәр җитештерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуретдинов җиткерде.
Видеоконференцэлемтә рәвешендә барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Октябрь ае ахырында   Яр Чаллы шәһәренең  “Энергетик”  мәданият сараенда    Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева җитәкчелегендә  I I төбәкара яшь җырчылар һәм фольклор башкаручылар фестивале узды. Фестивальдә барысы 50 ләп җырчы катнашкан, алар арасында безнең Тукай районы кызы Иске Абдулдан Сафина Чулпанда катнашты(җитәкчесе Рафыйк Дәминов).

9 ноябрь көнне "Моң таратучы мөгаллим"-дигән  кичә узды. Бу кичә  югары категорияле музыка белгече, педагог Дәминов Рафыйк Сабир улының 35 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган иде.
Узган атнада балигъ булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда гаиләдә балаларга тиешле яшәү шартлары тудырмаучы, эчүчелек белән шөгыльләнүче, тайгак  юлга баскан ата-аналарның унбиш эше каралды. Андый гаиләләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре утырышта борчылып чыгыш ясадылар. 

 

Р


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International