Тукай районы яшьләре Республика күләмендә үткән 8 нче җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннарында катнашты.
«Кросс наций-2013». Әлеге исем астында үтә торган традицион йөгерү ярышлары быел да шимбә көнне-21 сентябрьдә узачак.
15 сентябрь – Татарстан варислары берлегенең туган көне уңаеннан район мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттеләр. Бу чара Княз мәктәбендә аеруча зур тантана рәвешендә узды.Аларның оешмалары "яшь эзлүче-разведчик"- дип аталачак.
Шушы көннәрдә «Туганайлар» клубы әгъзалары Борды авылы мәдәният йортына чираттагы утырышка җыелды.. Утырышны авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова катнашты. Ул авылыбызда төрле милләт кешеләренең дус, тату, бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәве турында сөйләде.
16 сентябрь көнне районда белем учрежденияләрендә “Чисталык” дәресе булды.Бу чарада укучылар экология темасына багышланган викториналар,шигырь,рәсем конкурслары уздырдылар."Хария Земли"- дигән видеоролик карадылар,авыл- мәктәп тирәләрен чистарттылар. Бу эш ел дәвамында барачак.
Республикада «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды, аның максаты – наркотикларга булган ихтияҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару. Айлык кысаларында районда күп төрле профилактик һәм оператив –эзләнү чаралары үткәреләчәк, аерым игьтибар мәктәпләргә бирелә, аларда тематик лекцияләр, ачык дәресләр һәм очрашулар үткәрү күздә тотыла.
Күзкәй авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Түбән Кама каласында яшәп иҗат итүче, ветеран педагог, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Галимҗан Вәлиевнең “Математик хикәяләр” – дигән китабы дөнья күрде. . Галимҗан абыйның төрле темага язылган дистә ярымнан артык китабы бар :“Мең дә бер фикер, “Мәхәббәт маҗаралары”, “Татар халык җырлары” һәм башка бик күп китаплар.