ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Район мәданият  бүлеге ,20сентябрь көнне  мәданият хезмәткәрләре өчен Яңа Чишмә районының  Зирекле авылына семинар -практикум үткәрде.

Теләнче Тамак балалар бакчасында“Әти, әни һәм мин – сәламәт гаилә” дип исемләнгән  чара 

20 сентябрь көнне район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда җирлекләрдәге оешмаларның рәисләре, ветераннар активы чакырылган иде.Утырышта   район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, үзәк больницаның баш табибы урынбасары Резедә Дәүләтшина катнаштылар.


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Яңа Бүләк авылында зур вакыйга булды. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Республикабызның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, легендар якташыбыз , мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировны зурлап, аны ихлас хөрмәтләү йөзеннән, туган авылында чишмәне төзекләндереп, аңа якташыбызның исеме бирелде. Чишмәне ачу тантанасы бик матур узды, анда мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстанның халык язучылары Гәрәй Рәхим , Марсель Галиевны, «Мәйдан» журналы редакторы Вахит , муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев ,«Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев, авыл халкы, тирә- күрше авылдан килгән кунаклар.


 

Яңа Бүләк авылында Россиянең һәм Татарстанның  Халык аристы, якташыбыз Илһам Шакиров  һәм күп кенә кунаклар катнашында  чишмә ачу тантанасы булды.Чишмә ачу тантанасында иң истәлекле мизгеле-  яшь парларның язылышу тантанасы булгандыр. Бу көнне Мусабай завод авыл егете Зарипов Илнар белән Чаллы кызы Регина   чишмә юлыннан тормышларын башладылар. Аларның уй-теләкләре :““Илһам чишмесе” нең суы гел челтерәп торсын,  тәмле булсын,еракларга таралган якташлары,авылдашлары аның суын эчеп хушлансын-сихәтләнсен-илһам алсын, чишмәсе саекмасын ,Чишмә юлы саклансын!” . Бу гаиләгә матур теләкләрне  шулай ук Тукай районы Башкарма комитеты   ГХАТ бүлеге  мөдире Эльвира Мостафина, Илһам ага үзе, муниципаль район башлыгы Василь Хаҗиев һәм башка кунаклар да теләде.

Яңа укыту-методик комплектлар.Узган елны районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Боларның барысы да телләр өйрәнүне нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә .


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
    16 сентябрь көнне  Казаклар авыл китапханәсендә “Чәчәкләр - тормыш бизәге” дип исемләнгән викторина узды. Чарада Казаклар авылында яшәүче мәктәп балалары катнашты. Катнашучылар ике командага бүленеп алар арасында төрле конкурслар үткәрелде. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды
Кече Шильнә мәктәбендә "Безнең яңа укытучы" грантында җиңгән    рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильдюкина Людмила Александровна эшли башлады.
" Татарстан Республикасы Ел тәрбиячесе-2013" дигән республика күләм бәйгенең җиңүчесе Новый посeлогының "Березка" балалар бакчасы тәрбиячесе Ахметсафина Наталья.Ул  бәйгенең финал элешендә "Иң иҗади тәрбияче" номинациясендә җиңеп 4 урынны яулады

        14 сентябрь көнне  Ташкичү авыл китапханәсендә «Уңыш бәйрәме» үтте. Кичәгә Ташкичү авылында яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре килде. Чарада балалар арасында рәсем һәм кул эшләре  конкурслары үтте. Җиңүче итеп Калимуллин Рамил табылды. Ә бәйрәмдә “Сөмбелә” исеменә Гимаева Диләрә лаек булды. Чара чәй өстәле артында җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International