ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды апрель аеннан июнь аена кадәр эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле кертелгән вакытлы чараларны озайтты. Июль ахырына кадәр РПФ пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләүне, гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм күрсәтүне, элек билгеләнгән түләүләрне актив рәвештә озайтуны һәм яңадан исәпләүне дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын 1 июльгә чабып бетерү бурычы куелган иде. Район хуҗалыклары бу бурычны үтәде. Хәзер басуларда чабылган үләннең кипкәнен көтәсе һәм җыеп аласы кала.  Бүгенге көнгә район буенча 39 мең тонна сенаж әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән туплау да бара.  

  Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат 2021 елга халык санын исәпкә алуны күчерергә тәкъдим итте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 июнендәге 943 номерлы карары белән Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр расланган.

2020 елның 6 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен,  көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


3
июль, 2020 ел
җомга

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенең 31нче конференциясенең икенче этабы үтте.

Тавыш бирүдә катнашкан Татарстан халкының 83% ы Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады. Плебисцитның төп нәтиҗәләре - безнең инфографикада

30 июнь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан бистәсе үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча «Игътибар – юл!» акция оештырдылар

Тукай районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Ханов күргәзмәгә үрдәкләр алып килгән. Бер төркем гаилә хуҗалыклары алты фермер хуҗалыгы белән эшли. Эш республиканың 4 торак пунктында: Калинин, Биклән, Тукай районының Яңа Мусабай авылында, Зәй районының Югары Пенәч авылында алып барыла.

Федераль программалар буенча конкурсларда иң күп җиңүчеләр Чистай, Саба, Кукмара, Мамадыш, Азнакай, Тукай, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче муниципаль районнарында билгеләнде.

Россия Президенты В.Путин Казан халкын «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре"дигән  мактаулы исеме бирелү белән котлады. "Җиңү" оештыру комитеты тәкъдиме буенча статус Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган шәһәрләргә бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International