ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр. 2020 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән :

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез көньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2639 нчы сайлау участогы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә

2020 елның 1 июлендә Казиле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Василий Семенович Абрамов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Татарстан Республикасы яшьләр  эшләре  министрлыгы   Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә яшьләрне эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча Яшьләргә эш»электрон системасын эшли башлавы  турында хәбәр итә.  Әлеге система яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш урыннары табарга мөмкинлек бирәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә!
 

Тәнендә талпан табылса, аны бетерү һәм тикшеренүгә җибәрү өчен кичекмәстән якындагы травматология пунктына яки амбулатор-поликлиника учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Начар метеорологик күренешләр .Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 2 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

УИК әгъзаларының гомумроссия тавыш бирү вакытында кузәтүләре . Тулырак мәгълүмат-безнең видеода.

 

2020 елның 1 июлендә, Кнәз авылы җирлегендә, һәйкәл  янында «Россия солдатлары»патриотик акциясе кысаларында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына  багышланган чара узды.   Чарада Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты.

 

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм «Наиком Экстрим Мотокросс» балалар спорт-техник клубы җитәкчесе Наил Хөббәтуллин мотокросс буенча Россия чемпионаты этабына һәм клуб ачылуга әзерлек барышы белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International