Җиңү парады алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың шефлыкка алынган частьләрендә Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче солдатлар белән аралашты.
Татарстан Президенты белән видеоэлемтәгә комендант Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә чыкты.
2020 елның 24 июнендә көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориядә яшен булуы көтелә
2020 нче елның 19 нчы июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү» темасына социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес үткәрелде.
2020 елның 23 июнендә Татарстан бистәсе үзәгендә мәдәният йорты хезмәткәрләре " Наркотикларга-юк!!!"акция уздырды. Акция кысаларында алар наркотикларга каршы агитация белән мәгълүмати буклетла, листовкалар әзерләделәр һәм тараттылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткә китүче егетләр белән очрашты. Чара республиканың «Патриот» спорт-патриот һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.
Республикадан Мәскәү, Мурманск һәм Саратов хәрби частьләренә Татарстаннан 82 егет китте.
"Яшьләр көне" якынлаша. Бу дата Россия Федерациясендә ел саен, җәен, 27 июньдә билгеләп үтелә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге яшьләр сәясәте учреждениеләре белән берлектә «Минем бәхетле яшьлегем мизгеле " онлайн-акциясе башлап җибәрде.
Акциягә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, яшьләр сәясәте оешмалары (форпост үзәге, яшүсмерләр клубы) кушылды.
«Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк ! " - дип саный КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Бүген алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу эшкә бюджет хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Шушы көннәрдә алар 847 данә себерке, ягъни 4 тоннага якын яфраказык әзерләп, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекләрен витаминнар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен керттеләр. Иректаң авылы янәшә-сендәге урманда бер аланлык бар. Урманчы рөхсәте белән биредә ел саен яшь малларга яфраказык әзерлиләр.